news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Замбези елгасы» зоопаркына барлык хайваннарны 2021 елда гына күчереп бетерәчәкләр

Казан мэры сүзләренчә, бу Россиянең иң яхшы зоопаркларының берсе һәм ТАССРның 100 еллыгына лаеклы бүләк булачак.

«Замбези елгасы» зоопаркына барлык хайваннарны 2021 елда гына күчереп бетерәчәкләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Барлык хайваннарны яңа «Замбези елгасы» зоопаркына 2021 елда гына күчереп бетерәчәкләр. Казан мэры Илсур Метшин агымдагы ел нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашуда шул хакта әйтте.

«Безнең зоопарк — «Замбези елгасы». Техник ачылыш булды. Безнең барлык дүрт аяклы дуслар һәм кошлар 2020 елда килеп җитәчәк һәм бөтенләйгә 2021 елда күчеп бетәчәк. «Җитди, нормаларны үтәү буенча гына түгел, Африка хайваннарын, сирәк хайваннарны күчерү буенча да җитди проект», — диде Татарстан башкаласы мэры.

Бу [илдә] иң яхшы зоопаркларның берсе булачак, дип ышана Метшин. «Әлбәттә, бу Татарстанның 100 еллыгына бик лаеклы бүләк», — дип йомгаклады ул.

  • 21 декабрьдә «Замбези елгасы» яңа зоопаркы сынау режимында ачылды. Ул хайваннар белән 40 процентка гына тулган. Анда бегемотлар, сурикатлар, нил крокодиллары, грифлар, алсу пеликан һәм башкалар бар.

Элегрәк Казан зооботсад директоры хәбәр иткәнчә, хайваннарның күпчелеге — алсу фламинго, гепард, шимпанзе һәм горилла, фил һәм жирафлар яз көне киләчәк. Бу Африкада яшәүчеләрне салкын вакытта күчереп булмау белән бәйле.

Өлкәннәр өчен керү билеты 300 сум тора, ә өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен — 150 сум. Шулай ук көндезге бүлекләр студентлары һәм курсантлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, вакытлы хезмәт һәм күп балалы ата-аналар өчен керү билетлары 150 сумга төшәчәк. Яшь буенча пенсионерлар, II төркем инвалидлар һәм Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр 100 сумга билет алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100