Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Замандаш//ЯЗМЫШЫ - ҮЗ КУЛЫНДА//21 сентябрь, №38
Замандаш//ЯЗМЫШЫ - ҮЗ КУЛЫНДА//21 сентябрь, №38

Әлбәттә, ул вакытта, бигрәк тә авыл җирендә 8 бала белән шаккатырып булмый иде, әнә бит бабалары Хаҗи белән әбиләре Галиянең дә 12 балалары булган. Авыл халкы Хаҗи абзыйны сабыр холкы, тальянда яхшы уйнавы, оста тегүче буларак бик тә хөрмәт иткән. Оныкларына ул әтисе Һади, бабасы Гали турында да тәфсилләп, олы хөрмәт белән сөйли торган булган. Әле хәзер дә Керәнне авылының ярты халкын Гали җыены дип йөртәләр, димәк, алар да Гали бабай дәвамы.
Өлфәтнең әтисе Шәрип абый, аның биш ир туганы кебек, таль- янда уйный, күңеле җыр-моңга мөкиббән кеше була. Әмма авылда яшәп ишле гаиләне туендырып-киендерерү җиңел булмый шул: ул вакыттагы күп татар егетләре кебек, Шәрип абый да Донбасска китә, аннан язмыш аны салкын Шпицберген шахталарына илтә.
1954-1962 елларда Керәнне мәктәбендә укыган вакытларны Өлфәт бәхетле бер мизгел кебек итеп искә ала: чаңгы ярышларында катнашу, шахмат белән мавыгу, тальянда уйнарга өйрәнеп, концертларда, спектакльләрдә авыл сәхнәсендә чыгышлар ясау... Һәм аны гомер буе озатып барачак беренче шигъри юллары да шунда туа.
Әйе, гомер буе әти-әнисе җылысында гына яшәп булмаячагын аңлаган егет, Казанга юл ала, техник училищега кереп, җыючы слесарь һөннәрен үзләштерә башлый. 1964 елны, училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, язмыш аны гомере буена Казан авиация заводына бәйли. 1965 елда армиягә алынган Өлфәтне үрнәк солдат булган дип уйларга да нигез бар — әти-әнисенә командирларның Мактау хатлары килеп тора. Армия хезмәтен тәмамлагач, Өлфәт кире заводыбызга кайта, җыю цехында ИЛ-62 самолетына шассилар беркетү, аларны сынау төркемендә эшли башлый. Күп тә үтми, бригадир итеп билгеләнә.
Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, авиация институтына укырга керә. 1973 елда аны механикалаштыру бүлегенә (ОМЕХ) инженер итеп алалар. Нәкъ менә шул елларда Өлфәт әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә башлый — аның шигырьләре, җырлары, очерклары завод, республика газеталары битләрендә еш күренә.
1978 елда Өлфәт Хаҗиевны инструментлар җитештерү цехына технология бюросы начальнигы итеп чакыралар. 28 ел әлеге цехта эшләү дәверендә аның җитәкчелегендә күзгә күренеп торган бик зур эшләр башкарыла: йөзләгән алдынгы технология процесслары үзләштерелә, иске станоклар яңаларына алыштырыла, күп кенә яңа җитештерү мәйданнары сафка баса. Өлфәт Хаҗиевның хезмәтләре берләшмәдә генә макталып калмый, авиация җитештерү министрлыгының, СССР профсоюзлары Үзәк Комитетының мактаулы исемнәренә лаек була.
Аның күп сандагы рационализаторлык тәкъдимнәре берләшмәнең дистәләгән мең акчасын экономияләргә мөмкинлек бирә.
Әдәби иҗатына күз салсаң, Өлфәтнең язмалары 1974 елда завод газеталары битләрендә чыга башлый. 1978 елдан бүгенге көнгә хәтле цехның ул нәшер иткән “Инструментальщик” газетасы күп тапкырлар берләшмә буенча үткәрелгән конкурсларда призлы урыннарны ала. Тора-бара Өлфәтнең шигырьләре республика газета-журналлары — “Идел” һәм “Казан утлары” битләрендә дә дөнья күрә. Ә 2003 елны, инде шактый танылырга өлгергән Өлфәт Хаҗиев Татарстанның Журналистлар берлегенә кабул ителә.
2003 ел Өлфәт өчен тагын бер куаныч алып килде. Ул елда аның “Күңел бизәкләре” дигән беренче шигырьләр китабы басылып чыкты. Бу китапка язган кереш сүзендә якташыбыз, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор Азат Әхмәдуллин: “Яхшы шигырь кешенең белгечлегенә карамый шул; мәгънәле булса, оригиналь фикер әйтсә, күңел түрендә йөргән хисләргә тәңгәл килсә, ул сине буйсындыра, үзенең якын дустына, хәтта колына әйләндерә. Менә шундый кодрәткә ия Өлфәт Керәннеле шигырьләре...” — дип яза. Китапка “Мәдәни җомга” газетасында Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин да үз бәясен бирде: “Күңел бизәкләре”н мин чын профессиональ мәҗмуга дип укыдым...” — дип язды ул.
Өлфәт Хаҗи-Керәннеле үзенең шигъри юлларында да заводтан аерылгысыз икәнен күрсәтә белә:
Яшьлегемнең иң дә гүзәл чагын
Сиңа бүләк иттем, завод,
сиңа.
Туган йортка килгән кебек
киләм
Синең шаулы, җырлы
цехларыңа...
Өлфәт — сокланырлык гаилә башлыгы. Аның хатыны Риманы, улларын яратып яшәве дә шигырь юлларына күчкән:
Алиһәсе җирнең, фәрештәсе,
Йомшак куллы, изге күңелле.
Йолдызы, кояшы, нурлы ае
Минем җырлы гомрем
күгенең...
***
Идәнгә сузылып ятып,
Газинур китап укый.
Бик кызыклы урынында
Иреннәре пышылдый...
Хаҗиевлар нәселенең барысына да “иҗат җене” кагылгандыр, күрәсең. Өлфәтнең энесе Мадияр — рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Чаллыда сәнгать мәктәбендә укыта. Аның әледән-әле Казанда үткәрелгән күргәзмәләрендә булып, картиналарына сокланып йөрдем. Рима белән Өлфәтнең улы Азат та Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясенә укырга керде. Киләсе елга укуын тәмамлап, Казанга эшкә кайтырга җыена. Өлфәт китабындагы рәсемнәр бүлеге Хаҗи бабасының портреты белән башлана. Аны Азат ясаган. Китапның тышлыгында, бизәлешендә дә Азатның рәсемнәре кулланылган.
Булганнан бар да була, ди халык. Өлфәтнең китабына әле шигырьләр генә түгел, җырлары да кергән. Көйләрен баянында уйнап карап үзе дә язган, автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдинов, Илмир Билалов бе- лән бергә дә иҗат иткән. Соңгы вакытта Өлфәт композитор, виртуоз баянчы Марс Макаров белән берлектә халкыбызның бөек композиторына багышланган “Сара апа” дигән җыр иҗат иттеләр. Җыр Сара Садыйкованың 100 еллык юбилей кичәләрендә башкарылыр дип көтәбез. Марс абыйга шулай ук Өлфәтнең “Борынгы җыр” дигән шигыре ошаган, ул аңа да көй язган.
Тиздән Өлфәт дустыбызга 60 яшь тула. Ул үзе, җиңелчә сагыш белән: “Уза гомерләр...” — дип язса да, бүген аңа “Матур ла син, тормыш!” дигән, яшәү дәрте белән сугарылган шигыре күбрәк килешеп тора:
Гомер, гомер!
Синең елларыңның
Кадерләрен белеп яшәдем.
Язлар килгән саен дөнья
белән
Кабат-кабат мин дә
яшәрдем...
Өлфәт дустымны юбилее белән котлап, нык сәламәтлек, гаиләсенә иминлек, хезмәтендә, иҗатында тагын да зур уңышларга ирешүен теләп калам.
Раиф БАРИЕВ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз