news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Замандаш//УЙНА ГАРМУН!//29 декабрь, №52

Замандаш//УЙНА ГАРМУН!//29 декабрь, №52

Дөньядагы һәр милләтнең үзенә генә хас, үзенчәлекле музыкаль фольклоры бар. Без аларны гадәттә “халык җәүһәрләре” дип атыйбыз. Габдулла Тукай милли көй-җырларыбызга кагылышлы бер язмасында аларга “күгәрмәс вә тутыкмас” дигән бәя дә бирә әле.

Татар халкының музыкаль фольклорын яшәтү һәм үстерү гамәлендә безнең атаклы җырчыларыбыз, биючеләребез һәм зур талантка ия музыкантларыбыз да зур өлеш кертәләр. Шуларның берсе дип мин, гармунчы, курайчы, баянчы, композитор һәм оркестр җитәкчесе Ринат Вәлиевны әйтер идем. Аның исеме гармунчылар эстафетасында безнең өчен әле яңа исем булып кабул ителсә дә, халкыбызның музыкаль фольклорын үсте-рүдә һәм пропагандалауда һәм дә аны профессиональ яктан камилләштерү юнәлешендә ул инде шактый гына зур хезмәт куйган белгеч.

Ул халык көйләренә төрле уен кораллары (баян, гармун, курай һәм оркестр) өчен эш-ләнгән аранжировкалары радио-телевидение, аудио, видеокассеталары аша музыка сөючеләргә яхшы таныш. Сәх-нә аренасына чыгуына әле бик күп булмаса да, аның исеме инде популярлашып та өлгерде. Бу бигрәк тә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларында булган чыгышларында аеруча нык сизелде.

Беркөн шулай мин, ансамбльнең яңа программа күр-сәтәчәген ишетеп, филармониянең концерт залына юл тоттым. Ансамбльнең торгынлыктан чыгып, үсеш юлына баскан чоры иде. Кайчандыр, яшьлегемдә мин дә шушы коллективта эшләгән идем бит. Шуңа күрә дә ашкынып килдем мин ул көнне ансамбль концертына.

Филармониянең концерт за-лы тамашачылар белән шыгрым тулган. Бар да бәйрәмчә киенгән, барысының да кулында ансамбль чыгышының программасы. Ике бүлектән торган тамаша көтелә. Үз урыннарын табып утырган тамашачылар программаның эчтәлеге белән танышалар. Нинди номерлар? Кемнәр башкара? Баксаң, ансамбльнең сәнгати җитәкчесе теге гармуннарда оста уйнаучы Ринат Вәлиев икән ләбаса. Афишадагы рәсемдә үзе болай яшь кенә күренә. Әлеге ансамбль җитәкчеләре, Зөләйха Әхмәтовадан башлап, барысы да олы яшьтәгеләр иде. Урта яшьләрдә генә булган музыкантның тәҗрибәсе шушындый җаваплы вазифага этәр-гәнме? Моның бер хикмәте бардыр инде, дип уйладым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесен (Лима Кустабаеваны) алыштырганнан соң, бераз вакыт үткән иде инде. Коллектив алдында, яңа җитәкченең күрсәтмәсе нигезендә, ансамбльнең алтын фондыннан иң яхшы булган музыкаль-хореографик номерларны яңадан торгызу һәм Казанның 1000 еллык юбилеена зур күләмле музыкаль-хореографик композиция әзерләү бурычы басты. Инде исеме дә әзер: “Казан турында хикәят”.

Бу зур күләмле композицияне тормышка ашыру өчен яшь җитәкченең матди ярдәм сорап химаячеләргә тирләп-пешеп чапканын “Ходай үзе генә беләдер”, һәм моңа бөтен ансамбль коллективы да шаһит булгандыр, мөгаен.

Тамашаның беренче бүлегендә Россия Федерациясенең төрле өлкәләрендә һәм шулай ук республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның үзенчәлекле музыкаль фольклорын күрсәтү максаты куелган иде. Инде күп еллар элек җыр һәм бию ансамбле программасында булган җыр һәм бию номерларының, яңадан чарланып, тагын да камилләшкәне  сизелә.

Ә икенче бүлектә исә, бөтен-дөнья халыкларының үзенчәлекле җыр-биюләре күрсәтелде. Ансамбль җитәкчесенең милли кысалар белән генә чикләнмичә, интернациональ принципларга таянып, концерт программасын төзүе һәм ул уңышлы башкарылып алкышларга күмелүе безнең көннәр өчен бик сөенечле һәм хәзерге заманда, милләт-ләрнең таркалу процессы чорында, мондый репертуар бик урынлы булды диясе килә.

Ансамбль җитәкчесе Ринат Вәлиевнең беренче бүлектәге чыгышлары солист буларак та, аккомпониатор буларак та тамашачыларны аеруча җәлеп итте. Самара татарларының күмәк биюенә уйнарга дип, Ринат венский гармуны белән сәхнәгә чыгуга, халык дәррәү кул чаба башлады. Күрәсең, бу гармунчыны тамашачылар бер генә тыңламаганнар. Шул рәвешчә кул чабып, алкышлап, аны үз итүләрен белдерделәр. Ринат иелә-бөгелә ду китереп венскийда уйнаганда биючеләр-нең дә хәрәкәтләре кө-чәйгәннән-көчәя, дәртләре арт-каннан-арта барды. Күмәк бию барышында, кайбер тамашачылар вакыт-вакыт игътибарларын биючеләргә түгел, ә гармунчыга юнәлтәләр кебек. Гармун исә Ринат кулында тере җан кеби дерелдәп тора, бармаклары ничек өлгерә?.. Бернинди көчәнү юк. Үзенчәлекле башкару техникасы дисәм дә арттыру булмас, билләһи.

Берникадәр җыр һәм бию номерлары узганнан соң, Ринат Вәлиев татар кураен тотып кабат сәхнәгә чыкты. Инде үз ителгән, таныш музыкантны алкышлап каршы алганнан соң, курай моңын зарыгып көт-кәндәй, зал кинәт тынып калды. Музыкант, гәүдәсе-сыны белән уңга-сулга салмак хәрәкәтләр ясап, курай өрә башлады. “Әниемә хат” көе милли бормаларга бизәлеп, сәхнәгә агылганда, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте, ләззәтле тойгылар уятты. Минем алда утырган бер олы абзый, курай моңыннан хисләнепме:

- Бу бала бигрәк моңлы уйный, атасыз-анасыз үскәндер ахры, - дип әйтеп куйды. Чыннан да, гармунда булсынмы, курайда булсынмы, милли бормалар, моң бизәге буенча Ринат Вәлиев Әлфия Авзаловадан да, Илһам Шакировтан да калышмый. Ул музыка дөньясына Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев кебек остазларының лаеклы дәвамчысы булып килеп кергән гармунчы.

Күп кенә музыка сөючеләр, Ринатның талантына баш иючеләр аның шәхси тормышы - биографиясе белән дә кызыксынадыр, мөгаен. Тумышы бе-лән кайсы яктан? Өйләнгәнме, гаиләсе бармы?

Сәнгать йолдызларының шәх-си тормышлары белән кызыксынуны мин табигый хәл дип саныйм. Шуңа күрә дә үзем белгәнем кадәр, Ринат тормышының үзенчәлекле язмышы турында да бераз язып китмәкче булам.

Җыр һәм бию ансамбле эше буенча соңгы елларда миңа Ринат Вәлиев белән шактый күп аралашырга туры килде. Минем күзәтүем буенча, Ринат тормышта бик гади, эчкерсез, самими, гамьле карашлы, ихлас, вакыты белән мәзәкчән, юморны аңлый торган егет. Чыгырыннан чыгарсалар гына кырыслана, әмма тиз суына, кичерә белә, үч тотмый. Профессиональ югарылыктагы артистларга булдырган кадәр ярдәм итәргә тырыша, объектив карашлы җитәкче дисәм, ансамбль артистлары да минем белән килешерләр дип уйлыйм. Шуны онытмыйк, ул бит әле ансамбль программасында соло башкаручы музыкант ролендә дә күп чыгышлар ясады. Башкаручы музыкант хезмәтендә ул өлгер. Әле, җитмәсә, машинага гармун, баяннарын төяп, тегендә чаба, монда чаба.

Әгәр ул бүген тавыш язу студиясендә гармунда өздереп уйнаса, икенче көнне инде Мәскәүнең Зур концерт залында курай сыза. Әле җитмәсә биш вакыт намазга да вакыт таба.

Ринат Вәлиев 1971 елда Түбән Новгород өлкәсе, Сергач төбәге, Грибан авылында дөньяга 15нче бала булып туа. Ана кеше бу баласын тапканчы озак уйлана. Чөнки аннан алда аның өч баласы рәттән тугач ук үлгән булалар. Бусы да барыбер үләр дип ул хастаханәгә юл тота. Аны беренче каттагы палатага урнаштыралар. Ниһаять, операция бүлмәсенә керер вакыт җитә. Төн йокламыйча уйланган ана борчыла, җәфалана. Туачак адәм баласының язмышы хәл ителә. Нишләргә? Шулчак, бәлки бу балам яшәр әле, дигән уй өскә калка. Нәфисә, хастаханәнең беренче каты тәрәзәсен ачып, урамга чыга һәм шыпырт кына үз өенә юнәлә.

Ире исә кайтып килгән хәләл җефетен күргәч, бик тә сөенеп, аны кочаклап ук ала.

- Аллаһы үзе ярдәм иткән инде миңа исән калырга, - ди Ринат.

-  Намазга утыруымның сәбәбе дә шул, - дип аңлатты ул миңа. Менә шундый могҗизалы язмыш.

Ринатның музыка дөньясына тартылуы, әлбәттә, музыкаль нәсел-токымы белән бәй-ләнгән. Инде дүрт яшендә үк бәләкәй Ринат әнкәсенең җырлавына ияреп, гармун телләрен капшый башлый, көй чыгарырга маташа. Әнисенең моңлы халык җырлары белән мавыгуы балага да тәэсир итми калмагандыр, күрәсең. Ринат иҗатында милли моңга булган җылы мөнәсәбәт әнә шуның чагылышыдыр, күрәсең.

Абыйларының баянда уйнавын күреп, ул алты-җиде яшен-дә баянга күчә. Соңрак Мәс-кәүдә яшәүче олы абыйсында тәрбияләнеп, музыка мәктә-бендә белем ала башлый.

Аннан Түбән Новгородта мәдә-ният агарту училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, бер үк вакытта Казан консерваториясен тә-мамлап, аспирантурада оркестр бүлеге буенча белемен арттыра.

Аспирантурада уку дәверендә ул Милли мәдәният үзәге карамагындагы  халык уен кораллары оркестры оештырып, күп еллар аның алыштыргысыз җитәк-чесе булды. “Казан нуры” дип исемләнгән бу дәрәҗәле оркестр әле дә үзенең актив концерт эшчәнлеген дәвам итә. Аңа нигез салучы булып, һичшиксез, Ринат Вәлиев санала.

Бервакыт Милли мәдәният үзәгендә булган “Казан нуры” ансамбле чыгышын Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә тыңлый һәм ансамбль җитәкчесе Ринат Вәлиевнең гармуннарда бик тә оста уйнавына игътибар биреп, аны үзенә чакыра һәм аңа татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе вазифасына күчәргә тәкъдим ясый. Ринат, фольклор жанрында ун ел буе эшләгән тәҗрибәле музыкант буларак, Президентның тәкъдименә риза була. Һәм 2000 елдан “Халыклар дуслыгы” орденлы, атаклы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе вазифасында аның фидакарь хезмәте башлана.

Ринат Вәлиев килер алдыннан ансамбльнең язмышы бик катлаулы һәм четерекле иде. Элеккеге мәдәният министры Марсель Таишев Лима Кустабаевага: “Сезнең ансамбль минем өчен обуза”, - дип әйткән булган. Димәк, Мәдәният министрлыгы ансамбльне тарату ягында торган. Башта Кустабаеваны эштән азат итәләр, аннан ансамбльне финанслау туктатыла. Ә акча ул - “кислород”. Акча булмаса, костюмнар да, автобус та юк, ансамбль дә юк.

Нәкъ шул вакытта Ринат Вәлиевнең ансамбльгә җитәкче булып килүе, Татарстанның “йөзек кашы” булган бердәнбер җыр һәм бию ансамбленең язмышын хәл итте. Президентыбызның һәм дәүләт җитәкчеләренең ярдәменә таянып, яңа җи-тәкче Ринат Вәлиев ансамбльгә талантлы яшьләрне тарту, коллектив өчен шартлар булдыру, сәхнә костюмнары, сыйфатлы музыка кораллары һәм, иң мөһиме, финанс проблемасын хәл итү кебек мәсьәләләрне иң алгы планга куйды.

Дәүләт җитәкчеләреннән, химаячеләрдән финанс ярдәме алу өчен абруйга ия, мәртәбәле җитәкче булырга да кирәк бит әле. Бу яктан Ринатка бернинди каршылык булмады дисәң, бәлки, бераз арттыру да булыр.  Әмма Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов кебек мәртәбәле җи-тәкчеләр ансамбльне финанслауда зур булышлык күр-сәттеләр.

80нән дә артык кешесе булган коллектив тупланды. Кыйм-мәтле костюмнар тектерү өчен мөмкинлек ачылды. Ансамбльнең оркестр төркеме камил-ләште. Хор һәм балет төркеме профессиональ кадрлар белән көчәйтелде. Ансамбльнең элеккеге мирасында булган алтын фондны яңадан торгызу бурычы тормышка ашты. Әйтик, “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Сарман” кебек заманында ансамбльнең репертуарында булган музыкаль-хореографик композицияләр яңадан торгызылды. Яңа концерт проектлары хәрәкәткә килде. Иҗат коллективын югары профессиональ баскычка күтәрүдә, әл-бәттә, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның, хор дирижеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Венера Гәрәеваның, балет төркеме җитәкчеләре, Татарстанның халык артистлары Наилә Гарипова белән Фердинант Гыймадиевларның да роле зур булды.

Ринат Вәлиевның ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булуына биш ел булды. Аның эшкәртүендәге фидакарь хезмәтнең югары ноктасы итеп Казанның меңьеллык тарихына багышланган музыкаль-хореографик композицияне (Борис Ляпаев сәхнәләштерүендә) күрсәтергә була. Бу зур композиция Ринат Вәлиев инициативасы белән башланып, Татарстан халкына зур бүләк булып, бу елның 1 августында Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә күрсәтелде, һәм бик зур уңыш казанды. Соңгы номер тәмамлангач, тамашачылар башкаручы артистларны, ансамбльнең җитәкчеләрен аягүрә басып алкышладылар. Сәхнә чәчәкләргә күмелде. Әмма күңелне шул борчыды: шул яңа программаны сәхнәләштерүдә зур хезмәт куйган Ринат Вәлиевне сәхнәгә чакырмадылар. Хәтта исемен дә телгә алмадылар. Югыйсә бу чә-чәкләргә, бу алкышларга иң беренче ул лаек иде.

Кызганыч ки, элеккеге мәдәният министры Тарханов: “Минем белән төзелгән контрактыгызның срогы узды, җитәкчелек вазифасын икенче кешегә бирәбез”, - дип, Ринат Вәлиевны, яңа программасының премьерасы алдыннан гына, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе вазифасыннан азат иткән иде.

Талантка ия булган кешенең уңышын күрмәмешкә салыну дигән нәрсә дә яши бит әле бездә. Көнчелек, хөсетлек дигән “шайтан” һаман да үзе тырнагыннан ычкындырмый. Әмма шунысы куанычлы, Ринат Вәлиев Президентыбыз тәкъ-дим иткән җаваплы миссияне намус белән үтәде. Ансамбльнең яңа үсеш алуында аның да өлеше зур.

Ринатка теләк шул: алда куйган гамәлләре тормышка ашсын! Ул халык фольклорының музыкаль мирасын пропагандалау өчен халыкчан планда инструменталь-вокал ансамбль оештыру хыялы белән янып йөри. Аңарда ул планны тормышка ашырыр өчен яшьлек энергиясе җитәрлек. Әле ул үзенең гармун, курай моңнары белән безнең туңган йөрәкләребезне күп тапкырлар эретер, каты күңелләребезне йомшартыр. Уңышлар сиңа, Ринат!

Марс МАКАРОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot