news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Замандаш” клубында кунакта – Кафил Әмиров
21 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубының чираттагы утырышы узачак. Чара республикабыз прокуроры Кафил Әмировка багышлана
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 21 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубының чираттагы утырышы узачак. Чара республикабыз прокуроры Кафил Әмировка багышлана.
Музейның Татарстан тарихы һәм мәдәнияте бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, “Замандаш” клубы 2004 елдан бирле эшләп килә. Һәр утырышта илебез, республикабыз тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – дәүләт эшлеклеләре, спортчылар, укытучылар, шагыйрьләр, әдипләр, рәссамнар, сугышта катнашучылар турында сөйләнелә. Чираттагы утырышта казанлылар Кафил Әмиров белән очрашу бәхетенә ия булачак.
Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда ТАССРның Югары Ослан районы Нәриман авылында дөньяга килә. 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлап, прокуратура органнарына эшкә килә. 2000 елдан Татарстанның Прокуроры вазифасын башкара.
Кафил Әмиров – дәүләт икенче класслы юстиция киңәшчесе, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган юристы. Аның хокук фәлсәфәсе, прокурор күзәтчелеге, республика прокуратурасы тарихына кагылышлы 200гә якын хезмәте булуы мәгълүм. Ул шулай ук “Рус-татар юридик сүзлеге” авторы да.
Очрашуда Кафил Әмиров үз эше, «Казань: где эта улица, где этот дом?» дип исемләнгән китап-белешмәне төзү турында сөйләр, ТР Прокуратурасы музеен булдыру хакындагы тәэсирләре белән уртаклашыр дип көтелә. Чара кысаларында музей хезмәткәрләре республика музейлары экспозицияләрендә Кафил Әмировны шәхес буларак чагылышы хакында сөйләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot