news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Замандаш” клубы ветераннар белән очрашуга чакыра

7 май көнне Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубының чираттагы утырышы узачак

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 7 май көнне Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубының чираттагы утырышы узачак. “Фронтовиклар, орденнар тагыгыз!” дигән темага узачак очрашу Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.
Очрашуга сугыш ветераннары киләчәк. Алар арасында 1944 елның декабрендә фронтка алынган Харис Салихов та бар. Ул сугыш вакытында НКВД гаскәрләренең хөкүмәт элемтәсе батальоны солдаты була. 1951 елдан Эчке эшләр министрлыгында төрле вазифалар башкара. Бүгенге көндә ул - Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының культ-мемориаль комплексының “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы булып тора.
“Социалистик Хезмәт Герое” исемен алган Михаил Карпов, 7 яшьлек үсмер малай булып, 1941 елда Казан моторлар төзү заводында слесарь-җыючы булып эшли. Сугыш елларында да шунда эшли. 1988 елда, лаеклы ялга чыгып, шул заводның ветераннар советы әгъзасы була.
Геннадий Депутатов 1942 елда 13 яшьтә Казан авиация заводында слесарь укучысы булып эшли башлый. Заводта 2000 елга кадәр эшли. Шунда энергетика цехы җитәкчесе урынбасары була.
Ветераннарның мәктәп укучылары һәм музей хезмәткәрләре белән очрашуы музейда уза торган “Татарстан – Җиңүнең тылдагы терәге. 1941-1945 еллар” күргәзмәсе белән танышу кысаларында узачак. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot