news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Замандаш // ҖАНГА НУР ӨСТӘҮЧЕ // 27 декабрь, № 52

Замандаш // ҖАНГА НУР ӨСТӘҮЧЕ // 27 декабрь, № 52

Туган халкыңның мәдәнияте белән горурлану, аны чын-чыннан ярату Фәрит Абдулла улы Гыйбатдиновның төп үзенчәлегедер.

Талантлы хореограф, оештыручы, администратор, Чуашстанның атказанган мәдәният хез-мәткәре, әлеге республиканың Бөтентатар иҗтимагый үзәге президенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә махсус белем алып, инде 25 елдан артык Чуашстанның Комсомол районы мәдәният учреждение-ләрендә алны-ялны белми уңышлы эшләп килә: Урмай авылы Мәдәният йорты директоры, Комсомол районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге инспекторы, Урмай авылы Мәдәният йорты каршында төзелгән “Мишәр” муниципаль фольклор-эстрада коллективы сәнгать җитәкчесе.

Вакыт уза тора, ә яңадан-яңа изге эшләр өстәлә тора. Бүген Фәрит әфәнде Комсомолда балалар сәнгать мәктәбе директоры. Ул татар халкы мәдәниятен үстерүдә актив эшли һәм Чуашстан Республикасының күп милләтле мәдәниятен үстерүдә дә зур фидакарьлек күрсәтә.

Аның инициативасы белән “Урмай моңы” татар эстрада җыры фестивале оештырылды. 2004 елда фестиваль 17нче кабат үткәрелде, аны Чуашстанда, Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә беләләр. Шул еллар эчендә “Урмай моңы” лауреатлары татар эстрадасы йолдызлары һәм профессиональ артислар булып өлгерделәр. Ел саен төбәкара статусын алган фестивальдә Урта Идел, Урал, Мәскәү, Әстерхан, Түбән Новгород, Ульяновски өлкәләре һәм Россиянең башка төбәк-ләреннән килгән коллективлар һәм башкаручылар катнаша.

“Халык” дигән мактаулы исемгә лаек булган “Мишәр” ансамбле җаны-тәне белән сәхнәне яратып, осталыгын һәрдаим үстереп чыгыш ясый. Ансамбльнең һәрбер җырчысы, биючесе, нәфис сүз остасы — татар мәдәниятен пропагандалаучы, мәгърифәтчесе дә. Моның ачык мисалы итеп Чуашстан татарларының быел кыш, 16 февральдә Казанда “Моңы барда – халык мәңгелек” дип аталган, Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган концертын әйтеп үтәргә була.

Татар биюләренең беренче Бө-тенроссия фестивалендә катнашкан үзенчәлекле бу коллектив “Рекрутлар биюе”н күрсәтеп, жюри әгъзаларының уңай бәясен алды. “Аның композициясе нигезендә татар фольклоры белән бергә чуаш милли бию пластикасы, мотив һәм элементлары бар. Бу, мөгаен, төрле халыкларның тарихи, социаль-икътисади бергәлеге нәтиҗәсендә туган мәдәни йогынтылардыр”, — дип бәяләде хореография белгече В.Горшков.

Фәрит Гыйбатдинов куйган биюләрдә төрле тугандаш халыклар мәдәниятен пропагандалау зур урынны алып тора. Аның тарафыннан сәхнәгә менгән хореографик әсәрләр Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Яр Чаллы “Болгар” бию ансамбле, Чуашстан, Татарстан һәм башка Урта Идел республикалары халык сәнгать коллективлары репертуарына керде. Комсомол районы татар мишәрләре фольклоры нигезендә куелган “Урмай болыннарында” хореографик сюитасы әле дә булса татар җыр һәм бию ансамбле репертуарыннан төшми, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә.

“Бу биюдә, әгәр дә әһәмият биреп карасаң, халыкның никадәр моңы, әдәбе, тәртибе сакланып калган. Аллага шөкер, татар халкы – горурланырлык бөек халык үз башыннан нинди генә яулар, авырлыклар үтсә дә, үзенең күркәмлеген, үзенең дәртен, үзенең ямен бу көннәргә кадәр саклап килә…” — ди Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие, мөхтәрәм Альбир хәзрәт Крганов.

Фәрит әфән-де татар иҗтимагый үзәгенә абруйлы, четерекле мәсьәлә-ләрне хәл итәр-дәй социаль институтлар, дәүләт һәм урындагы даирә-ләр белән чи-шә алырдай фикердәш мил-ләтпәрвәрләр туплаган. Быелгы Сабан туенда Урмай авылында икенче мәчет ачу тантанасы уздырылу да дин, мәгариф, мәдәниятнең үрелеп бер бәйләм булып үсүен күрсәтә.

Фәрит Гыйбатдинов Чуашстан районнары өчен методик чаралар уздыруда зур эш алып бара – профессиональ коллективлар базасында иҗат лабораторияләре, Татарстан һәм Чуашстан Республикаларының сәнгать әһелләре белән очрашу кичәләре һ.б.

Октябрь башында Фәрит әфәнде оештыруында Чуашстанның БТИҮ һәм Милләт эшләре, мәгълүмат сәясәте һәм архив эш-ләре министрлыгы Комсомол районының Урмай авылы Мәдәният йортында семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинар темасы – “Чуашстанда яшәүче татар халкының милли-мәдәни үзенчәлеген саклау һәм аны үстерү буенча инновацияләр” – иде. Фәрит Абдуллович эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Анда республика иҗат коллективлары эшчәнлегендә татар милли тарих һәм мәдәният традицияләрен гамәлдә куллану, аларны саклау турында сөйләшенде һәм фикер алышынды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе республиканың Мәдәният министрлыгы җитәкчелеген, җирле телерадиокомпаниясен төрле халыклар тормышын чагылдырган “Радуга” тапшыруын, “Урмай моңы” фестивален трансляция-ләүне дә туктатуларын тәнкыйтьләде. Татарларның башкалардан ким эшләмәвен, бюджет бүлгәндә моның киресен күрергә туры килгәнен дә искәртте Фәрит әфәнде.

Фәрит әфәнденең зур хыялы – “Мишәр” халык ансамбле базасында профессиональ татар эстрада коллективы булдыру, халык буларак үз телебезне, илебезне, гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне саклап калу. Аның бар көче, булган белеме, хезмәте татар халкын яшәтүгә юнәлтелгән дияргә кирәк.

Чуашстан Республикасында татар мәдәниятенең учагын кабызып җибәргән милләтпәрвәрнең тормышы да үз милләтенә хезмәт итүнең иң асыл үрнәге. Аның бөтен гаиләсе: әнисе Зәйнәп апа, хатыны Вагыйзә, ике кызы, улы һәм башка туганнары да туган якларына, җир-анабызга нур өстәү дәрте белән яшәүчеләр.

Чуашстан җирендәге милләт-тәшләребезгә төп халык булып горур яшәргә, эшләргә, ташпулатлар корырга Фәрит Гыйбатдинов кебек милләтпәрвәрләр үрнәк буып тора.

Филүсә АРСЛАН.

news_right_1
news_right_2
news_bot