news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заманча татар музыкасын танытучы Yummy music киләчәктә Европа сәхнәсенә чыгарга ниятли

Ильяс Гафаров чит илдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

Заманча татар музыкасын танытучы Yummy music киләчәктә Европа сәхнәсенә чыгарга ниятли
Султан Исхаков

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Yummy music җитәкчесе Ильяс Гафаров лейблны киләчәктә Европага чыгарырга тели. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Әлбәттә, чит илгә чыгу теләге бар. Барысына да куллар җитеп бетми, ләкин без читтә яшәүче татарлар аша Европага кармак салу юлларын эзлибез”, - диде Ильяс Гафаров.

Җитәкче сүзләренә караганда, татар милләтеннән булмаган халыкка җиңелрәк аңлатыр өчен “лейбл” дигән исем алынган. “Ул индустриядә стандартларга кергән термин. Икенче төрле әйткәндә, без – иҗади берләшмә. Безнең уртак стилебез бар”, - ди ул.

“Күргәнегезчә, безне белгәннәр күбесенчә Казанга тартыла, без башкаладан еракка китә дә алмыйбыз. Әйтик, күптән түгел безне Мәскәүнең бер федераль каналы документаль тапшыруга төшерергә килде. Тора-бара бәлки бу берләшмәнең даны чит җирләргә дә таралыр”, - ди Гафаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100