news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заманча сәнгать галереясында “Мин Казанны яратам” күргәзмәсе ябыла

Оештыручылар планында – проектны алга таба үстерү һәм ел саен “I Love Kazan” күргәзмәсен оештыру

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). 13 сентябрь көнне Заманча сәнгать галереясында Instagram-фотосурәтләрдән торган “Мин Казанны яратам!” («I Love Kazan») күргәзмәсе ябыла. Анда проектның һәр 5 номинациясендә иң әйбәт фотоларның авторлары исемнәре билгеле була, шулай ук партнерлар конкурслары җиңүчеләрен тәгаенли. Җиңүчеләрне атап, бүләкләр тапшыру – 30 майда старт алган проектның йомгаклау өлеше булып торачак, дип белдерә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Оештыручылар биргән белешмә буенча, акция үткәрелгән 3,5 ай эчендә #ilovekazan хэштегы белән 27 меңнән артык фото җыелган. Проектта барлыгы 10 меңнән артык казанлы катнашкан. Проект авторы Денис Супрунов социаль челтәрләр ярдәмендә шәһәр халкында патриотик рух күтәрелгәнен билгеләде. “Моны ачыктан-ачык, масштаблы үткәргәнебезгә шатбыз. Беренче оффлайн чараларының уңышы патриотик хисне белдерүнең яңа ысуллары хакында җитди уйларга мөмкинлек бирә. Бу – без 2014 елда башлаган зур үсеш юлы. Планнарда – проектны алга таба үстерү һәм ел саен “I Love Kazan” күргәзмәсен оештыру”, - ди Денис Супрунов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100