news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Заманча татар пьесалары электрон банкы булдырылачак

Заманча татар пьесалары электрон банкы булдырылачак
Фотоларны «Татар-информ»га Равил Сабыр тәкъдим итте

Татар драматурглары һәм режиссёрлары күбрәк аралашсын өчен якын арада махсус виртуаль мәйданчык булдырылачак. Моннан тыш, яңа заманча пьесаларны бер урынга җыеп сәхнә әсәрләренең электрон китапханәсен (банкын) ясау да күзалдында тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.

«Бу турыда сүз 21 августта Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан театрларының директорлары һәм режиссёрлары катнашында узган түгәрәк өстәлдә барды. Яңа сезон башланыр алдыннан Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнәдән килгән җитәкчеләр барысы өчен дә хас булган сорау-проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сүз алмаш гастрольләр, яңа спектакльләр чыгару өчен финанслар юнәтү, дәүләт йөкләмәсен үтәү, «Пушкин картасын» куллану мөмкинлекләре, фестивальләрдә катнашу, заманча пьесалар кытлыгы һ.б. турында барды», – диелә хәбәрдә.

Фикер алышуда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр да катнашты. Ул үз чыгышында еллар буена хәл ителми кала торган мәсьәләне күтәрде: ул да булса драматурглар белән режиссёрларның, театр директорларының аз аралашуы.

«Миңа Туфан абый Миңнуллин: «Күбрәк театрда булырга тырыш, артистлар, режиссёрлар белән ешрак аралаш, шунсыз драматург була алмыйсың, юньле пьеса да яза алмаячаксың», – дип әйтә торган иде. Ул чыннан да шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, пьесаның беренче вариантын язгач, мин аны күп еллар хезмәттәшлек иткән режиссёрларга укытам, алар үз фикер-тәкъдимнәрен әйтәләр. Кайчакта без бәхәсләшәбез дә, тик болар барысы да сәхнә әсәре сыйфатын яхшырта торган әйберләр», – диде Равил Сабыр.

Интернет заманы икәнен истә тотып, ул драматурглар һәм режиссёрларны бер виртуаль мәйданчыкка тупларга тәкъдим итте. Әйтик, әле пьеса яза башлаганчы ук автор шул мәйданчыкка бер битлек кенә текст җибәрә. Анда булачак пьесаның синопсисы, темасы, идеясе, күтәрелгән проблематикасы һәм персонажлар исемлеге булырга тиеш.

«Әгәрдә синопсис берәр режиссёрга ошаса, алар пьесаны драматург белән бергәләп яза алыр иде һәм бу очракта нәкъ менә шушы театрга кирәкле сыйфатлы сәхнә әсәре барлыкка килү мөмкинлеге бермә-бер артыр иде», – дип саный Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе.

Режиссёрлар бу идеяне кызыклы дип тапты һәм шулай ук татар драматурглары иҗат иткән пьесаларның электрон китапханәсен дә булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясадылар.

Аннары чарада катнашучылар Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт театрының баш режиссеры Сардар Таһировски куйган «Йорт» иммерсив спектаклен карадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot