news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заманча сәнгать галереясендә Анна Ахматованың шигырьләрен татарча укыячаклар

30 августта, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча».

Бәйрәм көне дәвамында театр бинасыннан аудиогазета яңгырап торачак, артистлар төрле чор шагыйрьләренең Казан һәм Татарстан турында язган шигырьләрен, танылган шәхесләрнең истәлекләрен һәм хатларын укыячак.

«Икенче проект 14.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясе белән берлектә әзерләнә. Хәзерге вакытта галереяда бара торган «МУЗАПЛАЧА» күргәзмәсендә Анна Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак, режиссер Эльдар Гатауллин хәзерге заман шагыйрьләре, Ахматованы тәрҗемә итүчеләр һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә әзерли», - дип хәбәр итте Кариев театры матбугат хезмәте.

Кичәдә Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Кариев театры артистлары, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы доценты Екатерина Моргунова һ.б. катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100