news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Заманча медиакиңлек һәм мәктәп: кагылыш нокталары» конференциясе нәтиҗәләре билгеләнде

«Заманча медиакиңлек һәм мәктәп: кагылыш нокталары» конференциясе нәтиҗәләре билгеләнде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Заманча медиа киңлек һәм мәктәп: чиктәш нокталар» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне профессор, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы, Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире һәм «Бәллүр каләм» иясе Васил Гарифуллин сәламләде.

«Мондый конференция уздырылу – безнең өчен олы шатлык! Медиатармак та ныклап мәктәп өлкәсенә кереп китте. Гомумән, бүгенге чорда бөтен кеше медиачолганышта. Яшь буын бигрәк тә заманча медиакоммуникацияләр белән эш итә, үзләренең актуаль проектларын булдыралар. Укытучылар аларга булышлык күрсәтә. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән бу уртак эшләребез алга таба да дәвам итсен иде. Конференциягә килгән материалларны җентекләп карап, тикшереп чыктык. Аларны хәтта җыентык итеп тә нәшер иттек», – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук конференциядә катнашучылар белән эшләүдә КФУ доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Резеда Зәйни, Алия Мөбәрәкҗанованың тырышлыгын да әйтеп киттеләр. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы, җырчы Алия Исрафилова «Хатлар яздың» дигән җыры белән чыгыш ясады. Алга таба укучыларны филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, галим Хатыйп Миңнегулов, язучы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да сәламләде.

Васил Гарифуллин төрле район һәм шәһәрләрдән килгән мәктәп укучыларын актив булырга өндәде. Шулай ук залдагы журналистлар – «Сабантуй» журналыннан Руфия Мөхетдинова, «Татар-информ» белән «Интертат»тан Юлай Низаев белән таныштырып узды.

Чара «Идел» республика яшьләр журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимованың чыгышы белән дәвам итте. Ул басма матбугат белән таныштырды, аның бүгенге көндә дә актуаль булып калуын билгеләде. Журналның рус һәм татар телләрендә басылуын әйтте. Аннары ул социаль челтәрләрдәге эшчәнлек хакында сөйләп алды.

  • Конференция биш секциядән торды. Алар «Татар журналистикасы 21нче гасырда», «Мәктәптә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә журналист һөнәрен популярлаштыру», «Балаларның киберкуркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары», «Мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел» һәм «Бөек Җиңүгә 80 ел» дип аталды. Оештыручылар билгеләвенчә, соңгы номинация иң зур кызыксыну уяткан.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot