Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Замана укытучысы күпкә компетентлы булырга тиеш - Сөмбел Таишева
"Мәгариф" журналы директоры фикеренчә, авыл укытучысына күп төрле вазифалар йөкләнә.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә укытучы элеккегедән күпкә компетентлырак булырга тиеш. “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – “Мәгариф” журналы директоры Сөмбел Таишева бүген "Татар-информ" агентлыгында үзган матбугат конференциясендә шул фикерне ассызыклады. Конференция "Авыл укытучысы-2016" бәйгесенең нәтиҗәләренә багышланды.
“Гомуми белем бирү системасына инклюзив система да кертелгәч, укытучы тагын да мәгълүматлы булырга тиеш. Укыту гына түгел, авыру балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, табиб вазифасын да үтәргә тиеш”, - диде ул.
Авыл укытучысы турында фикерләрен Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова да җиткерде. “Авыл укытучысы ул – авылның йолдызы. Авылда иң күп хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең берсе дә укытучы булды, шуңа күрә авыл укытучысы бөтен яктан да йолдыз булырга тиеш. Аның гаиләсе дә, эшчәнлеге дә йолдыздай, кигән киеме дә, үз-үзен тотышы да матур булырга тиеш”, - дип белдерде Миләүшә Зарипова.
Шулай да, аның фикеренчә, бүген авыл укытучысының абруе әле элекке дәрәҗәдә түгел. Авыл укытучысына карашны тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, дип саный ул. “Хөкүмәт тә укытучының абруен күтәрсен иде. Укытучы үз өстендә эшләсә дә, берүзе генә дәрәҗәсен күтәрә алмый. Укытучыны үз укучысы хөрмәтли инде, ерактан ук күреп исәнләшә, җәяү баруын күрсә дә, машина белән алып кайтып куя. Хезмәт хаклары, дөрес, аз түгел, тик тагын да арттырсалар, яхшы булыр иде, чөнки эшләгән эшебезнең күләменә карата ул барыбер түбән”, - дип белдерде Миләүшә Зарипова.
Миләүшә Зарипова билгеләп үткәнчә, авыл укытучысының дәресләре бетүгә, эше бетте дигән сүз түгел. Аның әйтүенчә, укытучының дәресләре тәмамлангач, башка мәшәкатьләре дә бихисап. Шуларның берсе – кәгазь эше. Ул районның күп кенә оешмаларыннан да сыйныф җитәкчесенә тутырыр өчен кәгазь бик күп килүен әйтте. “Укытучы кәгазь тутырганчы, шул вакытны балаларны тәрбияләүгә сарыф итсә, күпкә яхшырак булыр иде”, - ди ул.
Миләүшә Зарипова үзен борчыган проблемаларның берсе иминлеге какшаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар булуын әйтте. “Авыр гаиләләр саны артты. Без укыганда авылда 200-300 бала укып, мәктәптә авыр гаиләләр 1-2 генә була иде. Хәзер 100 гә якын бала укый һәм һәр сыйныфта 1-2 шундый бала бар. Бу 80-90 нчы еллар белән бәйле вазгыять белән бәйледер. Ул вакытта эшсезлек чәчәк атты. Яшерен-батырын түгел, тырышрак балалар шәһәргә китеп барды, начаррак укыганнары, начар гадәтлеләре авылда калды. Башта аларның үзләрен, инде хәзер балаларын укытабыз. Хәзер бит элеккеге кебек кенә түгел, имтиханнар бирәсе бар. Мондый балаларга авыр, аларның өйдә әзерләнергә мөмкинлеге юк. Бу очракта укытучылар фидакарь хезмәт башкара, балаларны имтиханга әзерли. Шәһәр җирендә балалар күп булу белән бу бик сизелмидер, әмма авылда бу проблема нык тоела”, - диде Миләүшә ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз