news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Замана архитекторлары Мөслим белән кызыксына

Яшь архитекторларны беренче чиратта уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру принциплары кызыксындыра.

(Мөслим, 17 ктябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Әлфинур Ногманова). Соңгы елларда Мөслим чын мәгънәсендә тәҗрибә мәктәбенә әйләнде. Бирегә килеп, райондагы яңарту-төзекләндерү эшләрен карап гаҗәпләнәләр, сокланалар. Мөслим тәҗрибәсен карарга республикадан гына түгел, Россия шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән дә кунаклар килә . Якшәмбе көнне район кабат зур делегация кабул итте. Бу юлы Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә Россиянең “Архитекторы.рф” белем бирү программасында катнашучы бертөркем яшь белгеч килде, дип яза район басмасы.

Яшь архитекторларны беренче чиратта уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру принциплары кызыксындыра. 20 кешедән торган эшче төркем, Төмәндә булганнан соң, Татарстанга килде.

Район башлыгы Рамил Муллин яшь белгечләрне федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды, халыкка яшәү өчен уңай мохит тудыру өлкәсендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашты.

Моңа кадәр аерым биналарда урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләренең бер үзәктә берләшүенең функциональ яктан отышлы булуын да күрде кунаклар. Моңа кадәр оешма-предприятиеләр алдын “камап алган” машиналарның якын-тирәдәге парковкаларга күчерелүе, учреждениеләр тирәсендә барлыкка килгән скверлар, чәчәк клумбаларын да игътибарга алды кунаклар. Урам һәм парклардагы, “Кояшлы Ык” ял зонасындагы үзенчәлекле дизайн үрнәкләрен фотога да төшерделәр.

Яшь белгечләр гади авыл хуҗалыгы районында формалаштырган уңай шәһәр мохитенә соклануларын белдерделәр. Мөслим мисалында Россиядә авылда да яхшы шартларда яшәп була икән дигән фикер белән киттеләр, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100