news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Залны ачарга рөхсәт булса, Тинчурин театры тамашачыны битлек белән тәэмин итәргә әзер

Яңа вазгыятьтә тамаша залларында нинди саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында да әлегә төгәл таләпләр юк.

Залны ачарга рөхсәт булса, Тинчурин театры тамашачыны битлек белән тәэмин итәргә әзер
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тамаша залын ачарга рөхсәт булган очракта Тинчурин театр тамашачыны битлек һәм перчатка белән тәэмин итәргә дә әзер. Тинчурин театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Артистлар 2 июльдә ялдан чыгачак. Фаразлар яхшы булса, без 20 июльләрдә сезонны ачар идек. 1 августтан билетларны сата башларга гына рөхсәт ителсә, театрның 20 августлардан ачылу мөмкинлеге дә фаразлана. «Вазгыять үзен ничек күрсәтер — ләкин без әзер», — ди ул.

«Кеше саны буенча чикләүләр ясалмаса, без тулы залларга эшләргә әзер. Үзләренеке булмаса, тамашачыга битлек белән перчатка бирергә дә әзер», — ди директор.

Яңа вазгыятьтә тамаша залларында нинди саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында әлегә төгәл таләпләр юк. Бары тик тамашачыны залда шахмат тәртибендә утырту турында фаразлар бар.

Фәнис Мөсәгыйтов шахмат тәртибендә утырту дигәнне бик аңлап бетермәвен әйтте. «Чөнки тамашачы шул бер үк автобусларда килә — анда шахмат тәртибе юк. Фойеда шахмат тәртибен көйли алмыйбыз», — ди ул.

  • Җәйге ялдан чыккач, вазгыять нинди булуга карап, артистлар Илгиз Зәйниевның «Полиционер» комедиясенә репетицияләргә керешәчәк. Спектакльне Туфан Имаметдинов куя.
  • Театрда матбугат конференциясенә журналистларның температурасын үлчәп керттеләр, залда журналистлар бер-берсеннән ара калдырып утырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100