news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәлия Ахунова You Tube каналында татарча аффирмацияләр яздыра башлаган

Зәлия Ахунова You Tube каналында татарча аффирмацияләр яздыра башлаган
Видеодан скриншот, Зәлия Ахунованың шәхси архивы

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Роксана» радиосы алып баручысы Зәлия Ахунова You Tube хостингындагы каналында төрле темаларга татарча аффирмацияләр яздырган.

«Аффирмация - кыска җөмләләр форматында позитив уйлар. Психологиядә аларны кәеф булдыру, тискәре карашка мөнәсәбәтне үзгәртү өчен кулланалар. Аффирмацияләрне рус телендә тыңлаган булды, ләкин шуны ук татарча да ишетәсе килде. «Зәлия, синең шигырь язмаларын тыңлап, балалар йокыга китә», - дип әйтүчеләр булды. Аффирмацияләрне үзем яздырып карарга булдым. Аффирмацияләр тынычланырга ярдәм итә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, аффирмацияләрнең бер темага 500ләп төре бар. «Шуларның иң-иңнәрен сайлап алып, милли гореф-гадәтләрне истә тотып, текст язам. Текстны тел белгеченә күрсәтәм, ул төзәтмәләр кертә. Студиягә барып, аффирмациягә туры килгән фон эзлим. Күңел тулып, елый башлагач, сүзләргә туры килгән фонны сайлыйм. Текстны студиядә яздырам, видеоны ирем әзерли. Ирем дә психология белән кызыксына, аффирмацияләр тыңларга ярата», - диде Зәлия Ахунова.

«Бик яратып эшлибез. Дөрес, матди чыгымнары да бар. Татарча медитацияләр яздыруны да сорыйлар, хәтта сүзләрен дә әзерләп җибәрәләр. Аффирмацияләрне йөрәгем аша үткәреп сөйлим. Булган барлык тәҗрибәмне, яратуымны туплап, күзләремнән яшьләр чыкканчы яздырам. Видеоларны бик яратып карыйлар, тыңлыйлар. Уңай кайтавазлар килә. «Барысы да мәгънәле, шундый матур сихри тавыш, дип язалар», - диде ул.

Зәлия Ахунованың You Tube каналында куркудан һәм борчылудан, мөнәсәбәтләр өчен, байлык, дуслык, уңыш, бәхет, йокы алдыннан, сәламәтлек, депрессия кебек темаларга аффирмацияләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100