news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Залесный» агрофирмасы» ширкәте елга 3 мең тоннага якын күркә ите җитештерә

Цехта күркәләр суюны кооператив әгъзалары да, шулай ук республиканың башка хуҗалыклары да башкара.

(Яшел Үзән, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). «Залесный» агрофирмасы» ширкәте елга 3 мең тоннага якын күркә ите җитештерә, дип яза җирле басма.

«Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ елга 3 мең тоннага якын күркә ите җитештерә. Бүгенге көнгә предприятиедә тулы җитештерү циклы гамәлгә ашырыла: йомырканы – чебешләр чыгару – аларны үстерү – сую – эшкәртү – сату. «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖендә 100 мең баш кош исәпләнә, һәркөнне 700 баш кош суела.

«2016 елда без ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, “Индейка” кооперативы төзедек һәм “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү” программасы буенча грант оттык, шул акчага сую цехы көйләдек, бүгенге көндә анда сәгатенә 300 баш кош суярга мөмкин», – дип сөйләде «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Илнур Мадьяров.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен «Индейка» СССПАПК «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖеннән җир кишәрлеге һәм кош сую цехы бинасын арендалый. Цехта күркәләр суюны кооператив әгъзалары да, шулай ук республиканың башка хуҗалыклары да башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100