news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтү акциясендә катнашты

Алар Украинаның көньяк-көнчыгышында яшүчеләр өчен берничә тартма азык-төлек һәм медикаментлар җыйган

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанның интенсив күзәтүле махсуслаштырылган типтагы психиатрия хастаханәсенең сак бүлеге хезмәткәрләре, Донбасста яшәүчеләргә һәм качакларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында, Украинаның көньяк-көнчыгышында яшүчеләр өчен берничә тартма азык-төлек һәм медикамент җыйган.

Хәйрия акциясен оештыручылар сөйләвенчә, якын арада алар гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәчәк. Әлегә җыелган тартмаларны Самарага, аннан Донбасска җибәрәләр, дип хәбәр итә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot