news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе узган елгы эшенә йомгак ясый

Коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, 2017 елга яңа планнар билгели. Бу минутларда башланып киткән коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканын хокук саклау органнары житэкчелэре катнаша.

 Төп доклад белән ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин чыгыш ясый. 2017 елның 1 нче гыйнварына Татарстанның төзәтү учреждениеләре һәм тикшерү изоляторларында 12 меңгә якын кеше исәпләнә. Хөкем ителгәннәрнең 80 проценттан артыгы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен җәзасын үти, 30 проценты - үтерү һәм сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салган өчен, һәр дүртенчесе - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен.

Илдар Халиковның җинаять-җәза системасы эшчәнлегенә бәя биреп, бу өлкәдә эшләүчеләр алдында 2017 елга яңа бурычлар куюы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100