Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәзаларны үтәү идарәсе хезмәткәре ришвәт алуда шикләнелә
Хәзер дәлилләрне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уздырыла
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). ТР буенча Тикшерү идарәсенең Питрәч районара бүлегендә, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче төзәтү колониясенең хөкем ителүчеләр белән тәрбия эше буенча бүлекнең элеккеге отряд башлыгы – 31 яшьлек А. О. ка карата, РФ ҖК 285 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган вазифаи вәкаләтләрдән үз максатларда файдалану, 290 нчы маддәнең 1 нче өлешендәге ришвәт алу буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү фаразлаганча, 2011 нче елның апрелендә О. колониядәге хөкем ителүчеләрнең берсенә, спутниклы антеннага алмашка аны отряд бригадиры итеп билгеләргә, аңа уңайлы шартлар булдырырга һәм шәхси эшкә теркәп бүләкләргә вәгъдә биргән. Моннан тыш, тоту шартларын җиңеләйтү һәм уңай бәяләмәләр әзерләү сылтавы белән О. бер төркем хөкем ителүчеләрдән акчалата бүләк, төзелеш материаллары һәм алкоголь кабул иткән.
Тикшерү фаразлаганча, О. вәгъдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә хөкем ителүчеләрнең берсе шикаять белән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгать итә. Аннан соң Җәзаларны үтәү идарәсенең куркынычсызлык хезмәте тикшерү үткәргән, нәтиҗәдә җинаять эше кузгатылган. О. үз гаебен тулысынча таныган.
Хәзер дәлилләрне туплау һәм ныгытуга багышланган тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла, дип хәбәр итә ТР буенча ТИ җитәкчесе ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз