Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зәкят» хәйрия фонды ветераннарга хәйрия ашы өләште
«Зәкят» фонды хезмәткәрләре Казан шәһәре Имәнлек урамында урнашкан Ветераннар йортында булды һәм илледән артык өлкән кешене кайнар пылау белән сыйлады. Төшке аш белән физик мөмкинлекләре чикле булган, сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һ.б. тәэмин ителде. Хәйрия ашы һәр атнаны чәршәмбе көнне үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өйләдән соң «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 60 мохтаҗ гаиләсенә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.
Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз