Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Зәкят” хәйрия фонды үзенчәлекле балалар үстерүче әниләрне җыйды
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды күптән түгел булып үткән Әниләр көненә багышлап хәйрия чарасы үткәрде, дип хәбәр ителә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Әлеге күркәм чарага үзенчәлекле һәм күп бала тәрбияләүче, шулай ук авыр тормыш хәлендә калып, сабыйларын ялгызы гына үстерүче әниләр чакырылды. Чарада 25тән артык гаилә катнашты.
Катнашучыларны үткән Әниләр көне белән тәбрикләп, Казан ислам университеты мөгаллимәсе Миләүшә ханым Зарипова ислам динендә әниләрнең роле, тәрбия, әхлакый сыйфатлар турында вәгазь сөйләде. Шулай ук «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме хатын-кызлар өчен интерьер дизайны, балалар өчен кулинария буенча мастер-класс уздырды. Очрашу әниләр, балалар күңеленә бик хуш килде. Соңыннан әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз