Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте
ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Түбән Камага дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменнән зыян күрүчеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүгә кушылып, үзе акча җыя башлады. Акча нәзарәтнең Түбән Кама мөхтәсибәте белән берлектә җыела, мөхтәсибәт урындагы вазгыятьне яхшы белә һәм зыян күрүчеләр белән элемтәдә тора. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акча җыю тәмамлану белән, мөхтәсибәт аны зыян күргән гаиләләргә тапшырачак, алар аны үзләре теләгәнчә: сәламәтлекләрен яхшыртуга, төзекләндерү эшләренә, башка ихтыяҗлары өчен тота алачак.
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Акча җыю нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.
Ярдәм бары акчалата рәвештә генә кабул ителә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз