news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга генератор тапшырды

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга генератор тапшырды. Әлеге җиһаз 2022нче елның декабрь башында Татарстан мөфтиятенә мобилизацияләнгән солдатның әнисеннән килгән хатка җавап итеп җибәрелде, анда ул генератор сатып алуда ярдәм сораган иде.

«Зәкят» хәйрия фонды гозерне игътибарсыз калдырмады һәм хәрбиләрнең көнкүрешендә җиңеллек булсын дип генератор сатып алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы хәрбиләренә ярдәм йөзеннән акча җыюны 27нче сентябрьдән игълан иткән иде. Акчалата өлеш кертүдән тыш, мөхтәсибәтләр «Зәкят» фондына шулай ук махсус хәрби операция кырларында солдатларга кирәкле азык-төлек, җылы кием һәм башка файдалы кирәк-яраклар китерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100