news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан быел нинди эшләр башкарылачагы билгеле

«Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан быел нинди эшләр башкарылачагы билгеле
Рамил Гали

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен Рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Акция барышында нинди эшләр тормышка ашырылуы турында Диния нәзарәтендә Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча узган матбугат конференциясендә «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде.

«Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага һәм 20 олы гарип булганнарга булышырга ниятли. Барлыгы 40 кеше дәвалану өчен акчалата ярдәм алачак», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтеләчәк. «Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 550 аз керемле гаиләгә 3,5 тонна азык-төлек тапшырды. Быел да, ким дигәндә, 500 мохтаҗга он, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, тушенка, шикәр, токмач, чәй һәм хөрмә җимешеннән торган ризык җыелмаларын өләшергә ниятлибез», – диде ул.

Рамазан ае башлангач, мөселманнар – фитр сәдакасын һәм фидияне, традицион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Булат Мәрданов сәдаканы Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин булуын әйтте. «Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда «Зәкят» хәйрия фонды 1 400 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты», – диде ул. 

Фитр сәдакасын 23 марттан 20 апрельгә кадәр дүрт юл белән күчерергә мөмкин:

1. 2202 2004 8668 4499 номерлы Саклык банкы картасына (Динар Дамирович З.).

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.

Фидияне өч юл белән күчерергә мөмкин:

1. 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Гүзәлия Галимҗановна В.).

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322, 590-27-50; 225-33-22.

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.

Әгәр сезнең зәкят түләү буенча сорауларыгыз булса, Нәзарәтнең «Даруль-ифта» сall-үзәгенә, бушлай федераль номерга шалтыратып, шәригать белгеченә мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800-222-76-67. Телефон иртәнге уннан (10:00) кичке дүрткә (16:00) кадәр эшли.

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды түбәндәге реквизитлар буенча зәкят кабул итә:

1. 2202 2056 7305 9207 номерлы Саклык банкы картасына (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)

2. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

3. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин. (Һәр очракта 15000 сум күләмендәге акчаны комиссиясез күчерергә мөмкин).

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Сайт www.zakyatrt.com

5. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100