news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтте

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда мохтаҗларга 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтте
Фото: dumrt.ru

Рамазан ае тәмамланырга әле берничә көн бар, ә Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 6 млн сумга якын ярдәм күрсәтергә өлгергән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 авыру бала, 26 аз керемле өлкән кеше һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе матди ярдәм алган. Моннан тыш, 250 гаилә 2,5 тонна азык-төлек белән тәэмин ителгән һәм 41 хәйрия ифтары оештырылган. Бу әле марафонның якынча нәтиҗәләре генә, чөнки Рамазанның соңгы 3 көнендә ярдәм кулы сузучылар саны тагын да арта.

Хәзерге вакытта фитр-садака, фидия һәм зәкят, шулай ук аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итү һәм хәйрия ифтарлары уздыру өчен акча җыю дәвам итә. «Зәкят» хәйрия фонды, мөселманнарга уңайлы булсын өчен, бу эшне дистанцион каналлар аша үзәкләштереп оештыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot