news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда 7000нән артык кешегә ярдәм күрсәтте

«Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 7098 кешегә ярдәм күрсәтте.

Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 23 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазанның аерылгысыз өлеше булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1 900 000 сумнан артык фитр һәм фидия җыйган. Акчалар 29 мохтаҗ гаиләгә бирелгән һәм Фондның социаль проектларына җибәрелгән.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагындагы 625 кешене, мәдрәсә шәкертләрен һәм мөгаллимнәрне, инвалидларны һәм башка мохтаҗларны 4,5 тонна азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 45 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда республиканың Казан шәһәреннән, Әлмәт, Арча, Кукмара, Питрәч, Ютазы районнарыннан 5040 мохтаҗ авыз ачты.

«Зәкят» хәйрия фонды Казанда Рамазан уңаеннан бер көнгә бер автобуста социаль маршрут та оештырды. 800 пассажир 30 нчы автобуста иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр бушлай йөрде – аларның чыгымнарын Фонд күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100