news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады
Фото: dumrt.ru

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фондында Казан шәһәрендә яшәүче мохтаҗлар өчен быелгы уңыштан гошер сәдакасы таратыла башлады. 40 гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде: аларга капчыклап бәрәңге һәм кабак бирелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле, шул ук вакытта күпбалалы, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүчеләр, тол хатыннар һәм авыр тормыш сынауларына дучар булучылар бар иде. Барлыгы якынча 1,5 тонна гошер таратылды, ул Казанга Балтач районының Югары Шубан мәхәлләсеннән килде.

  • Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Билгеле булганча, нәзарәт 2026 елның 19 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива кабул ителә. Аннан азык-төлек оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла. Ярдәм алу өчен урыннардагы мөхтәсибәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Казанда гошер тарату белән Казанда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды шөгыльләнә. Фондта 1000 нән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора. Гошер алырга теләүчеләр (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot