Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды
Татарстанның аз керемле һәм күп балалы 70 гаиләсендә тәрбияләнүче 150 укучы Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алды. Шуларның 20се – беренче сыйныфка баручылар, ә 130ы – башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Аларга бүләкләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тапшырды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе унберенче мәртәбә уздырыла һәм анда Казаннан гына түгел, Татарстанның башкалага якын районнарыннан да балалар катнаша.
Мәктәп букчаларына, гадәттәгечә, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ.б. тутырылган. Букчалар һәм канцелярия товарлары битараф булмаган кешеләр акчасына сатып алынган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз