Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак.
Мәктәп өчен кирәк-яраклар комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – рюкзаклар, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.
Акциядә катнашу өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз