news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды корбан чалу өчен гариза кабул итә

«Зәкят» хәйрия фонды корбан чалу өчен гариза кабул итә
"Татар-информ" архивы

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Корбан итен фонд мохтаҗларга — ятимнәргә, тол хатыннарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгыз өлкәннәргә илтеп тапшырачак.

Шул ук вакытта гариза биргән һәркем корбанлыкның 1/3 өлешен үзе өчен калдыра ала. Чалу, эшкәртү, тураклау, һәм мохтаҗларга тарату буенча барлык оештыру мәшәкатьләрен фонд белгечләре үзе башкара. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаризалар 89274730729 номерына мессенджерга кабул ителә.

Хатта түбәндәгеләрне язарга кирәк булачак:

  • Корбанны кем исеменнән чалырга?
  • Корбанның 1/3 өлешен үзенә алган очракта, аны кабул итүченең исем-фамилиясе
  • Корбанлык өчен түләүнең квитанциясе

Корбанлык өчен акчаны СБ картасына күчерергә мөмкин: 4276 6200 4378 2170 (Гюзелия Галимзяновна В.)

Быел корбанлыклар 3 төрле тәкъдим ителә:

  • 13000 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 20 кг
  • 13500 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 25 кг
  • 14500 сум бәясеннән сыерның 1/7 өлеше (7 кешенең һәрберсеннән), итнең авырлыгы якынча 35 кг.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100