Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә
Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен Корбан бәйрәмендә корбан чалуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Корбан ите аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле булганнарга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга тапшырылачак. Итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга мөмкин.
Фонд белгечләре мохтаҗлар арасында корбан чалуны һәм мохтаҗларга бүлеп бирүне ислам кануннары нигезендә оештыра. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен гаризаны +7(987) 225-33-22 номеры буенча WhatsApp мессенджеры аша җибәрү мөмкинлеге бар.
Корбанга гариза бирү өчен:
1) корбан чалыначак кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
2) итнең өчтән бер өлешен үзенә калдырырга теләгән кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
3) Корбанлык өчен түләгәнне раслый торган чек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз