Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыя
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте мтабугат хезмәте хәбәр итә.
Торак пунктларны су басуга китергән көчле яңгырлар аркасында хәзерге вакытта Дагыстан Республикасы табигать бәла-казасыннан җитди зыян күрә. Аның төгәл масштабын бәяләү әлегә мөмкин түгел – вәзгыять бик киеренке булып кала бирә. Кешеләр торак-йортсыз, мал-мөлкәтсез калган: җирле халыкны һәм йорт хайваннарын коткару эшләре дәвам итә.
Дагыстанга оператив ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге материаллар һәм саклану чаралары кирәк:
- су үткәрмәүче костюмнар;
- махсус аяк киеме һәм перчаткалар;
- авария-коткару җайланмалары;
- шәхси коткару чаралары, коткару траплары, җиңнәр һәм баулар;
- амортизацияләү һәм кабарту җайланмалары;
- махсуслаштырылган очу аппаратлары;
- автоүткәргечләр һәм авто-баскычлар;
- кояш ярдәмендә эшләүче аккумуляторлар һәм башка төр аккумуляторлар;
- башка киелә торган фонарьлар;
- электр генераторлары;
- суны зарарсызландыру таблеткалары;
- консервалар һәм тиз әзерләнә торган боткалар һ.б.
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Дагыстан Республикасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Акча җыю нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз