news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 9 млн сум акча җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды өченче транш белән Дагыстандагы табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләр өчен 4,5 млн сум акча җибәрде. Моңа кадәр Дагыстан мөфтиятенең «Инсан» фонды карамагына 4,5 млн сум күчерелде һәм шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы 4 тонна су җибәрелде.

Гомумән алганда, Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 10 млн сумга якын акча җыелды. Акча битараф булмаган гражданнардан, бигрәк тә мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән килә. Акча җыю дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Дагыстан Мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән телефоннан сөйләшкәндә, республикадагы барлык мөселманнарга ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Алар табигать бәла-казасы нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. Дагыстанлыларга, Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды сайты аша акча күчереп, ярдәм итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot