news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын тәмамлады

«Зәкят» хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын тәмамлады
Фото: https://dumrt.ru

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады. Алар өчен «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева интерьер композициясе буенча мастер-класс үткәрде. Һәр кыз эксклюзив чәчәк бәйләме ясады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән иде. Алар өчен фокусчы чыгыш ясады, кызлар, мультфильм карап, фикер алышты, чәй эчте. Ахырдан фонд хезмәткәрләре балаларга хәер-фатиха сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр өләште.

Әлеге курслар «Зәкят» фонды карамагындагы балалар өчен оештырылды. Анда фонд күп балалы, әниләре үзләре генә бала үстерүче һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләләрдәге кызларны чакырды. Курслар бу гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды, чөнки аларның мондый чаралар өчен түләү мөмкинлеге юк, диелә хәбәрдә.

7 көнлек программада ислам белән бәйле дәресләр, рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү чаралары, физкультура, көндәлек зарядка, төрле мастер-класслар, күчмә чаралар каралган иде.

Шулай итеп, кызлар фондның төрле хәйрия чараларында катнашты, «Maza Park» күңел ачу үзәгендә, «КидСпейс» һөнәрләр шәһәрендә булды, катамаранда йөрде. «Зәкят» фонды бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot