Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты.
Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр алды. бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, токмач, чәй, печенье, шоколад кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.
Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.
Әлеге акциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз