Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште
Бүген, изге җомга көнендә, Рамазан аеның 7 нче көнендә, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 50 гаиләгә, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте.
«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында он, ярмалар, көнбагыш мае һәм сыер мае, консервалар, шикәр, токмач, шоколад, печенье, кофе, чәй һәм хөрмә салынган 50 азык-төлек җыелмасы тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылган иде. Рамазан ае башланганнан бирле «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 100 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында, ким дигәндә, 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.
Ярдәм күрсәтү ысуллары ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз