Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды 200 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырды
Бүген Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә Татарстанның аз керемле һәм күпбалалы 87 гаиләсендә тәрбияләнүче 200 укучы Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алды. Шулардан 22 бала – беренче сыйныфка баручылар, ә 178 бала – башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аларга бүләкләрне Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тапшырды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Нәзарәттә акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм анда Казаннан гына түгел, Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар да катнаша. Быел Арча, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнары балалары бүләкле булды. Акция кысаларында Кукмарадан 9 бала тәрбияләүче гаиләгә ярдәм күрсәтелде, аларның алтысы – мәктәп укучылары.
Мәктәп букчаларына гадәттәгечә канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ. б. салынды. Букчалар һәм канцелярия товарлары иганәчеләр акчасына сатып алынды, диелә хәбәрдә.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз