news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фондында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады. Ул 9-15 яшьлек 11 бала өчен исәпләнгән. Әлеге курслар балаларга ял итү белән беррәттән, рухи һәм физик торышны да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Курсларның беренче көне танышудан һәм чәй өстәле янында аралашудан башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рухи-сәламәтләндерү курслары 1-11 август көннәрендә узачак. Ул быел икенче тапкыр оештырылды.

Ике атналык программада түбәндәге чаралар көтелә: ислам фәннәрен өйрәнү, рухи-әхлакый үсеш, патриотик тәрбия, каратэ, көн саен зарядка ясау, төрле мастер-класслар, сәяхәтләр. Мисал өчен, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе комплексына, Казан Кремленең Музей-мемориалына, «Maza Park» күңел ачу үзәгенә экскурсия, «Ханума» кафесына бару, катамараннарда йөрү ниятләнә. Иң зур истәлекле чараларның берсе – Аккош күленә төн кунарга бару булачак.

«Зәкят» хәйрия фонды балаларның ялын оештыруда катнашучыларга, изге гамәл-эшләрне тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100