news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

«Зәкят» хәйрия фонды Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм җыю турында игълан итте. Бу эш РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдинов фатихасы белән башкарыла.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярдәмне сылтама буенча җибәрергә мөмкин.

«Сак булыгыз! Каракларга һәм җинаятьчеләргә эләкмәгез. Акчаны физик затларның шәхси карталарына күчермәгез. Бу террорчылыкны финанслау буенча җинаять эше белән тәмамланырга мөмкин. Рәсми рәвештә теркәлгән фондлар белән генә эш итегез», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100