news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» фонды Рамазан ахырына кадәр тагын 38 мохтаҗга ярдәм итәргә планлаштыра

Рамазан ае тәмамланганчы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ 38 кешегә ярдәм итәргә җыена. Бу хакта фондның матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

«Рамазан ае ахырына бер генә атна калды, әмма без барыбер Аллаһ ярдәме белән һәм хәйриячеләребез ярдәме белән тагын 38 мохтаҗга ярдәм итә алырбыз дип өметләнәбез!»- дип ассызыкладылар фондта.

Мөселманнар өчен изге ай башланганнан бирле «Зәкят» фонды 42 бала һәм өлкән кешегә 4 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән. 18 балага 1,3 млн сум, 24 өлкән кешегә 2,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot