news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды мохтаҗ балаларга мәктәп әсбаплары тапшырды

«Зәкят» фонды мохтаҗ балаларга мәктәп әсбаплары тапшырды
Салават Камалетдинов фотосы

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Зәкят» хәйрия фонды 150 укучыга ярдәм итеп мәктәп әсбаплары тапшырды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2016 елдан бирле алып барыла. Башта ярдәм 30 балага күрсәтелгән булса, бүгенге көндә әлеге ярдәмне алучылар саны 200дән артып китте. Ярдәмне алучылар арасында төрлечә мохтаҗлары бар: тулы булмаган, күп балалы гаиләләр, авыру бала тәрбияләүчеләр һәм башкалар. Без милләт һәм дин буенча бер кемне дә аерып карамыйбыз, безнең ярдәмне алучылар арасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бар», – диде «Зәкят» хәйрия фондының генераль директор Булат Мәрдәнов.

Мәктәп укучылары арасында дүрттән бере беренче сыйныфка баручылар. Аларга мәктәп әсбаплары гына түгел, ә рюкзаклар да тапшырылды.

Диләрә ханым Кашметова 4 бала тәрбияләүләре турында әйтте. «Өч балам мәктәптә, 7, 3 сыйныфларда һәм кызым быел 1 сыйныфка бара. «Зәкят» хәйрия фондына күрсәтелгән ярдәм, рюкзак һәм мәктәп әсбаплары өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде ул.

«Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам үзенең бер хәдисендә: «Кешеләрдән иң хәерлесе булып, кешеләргә иң күп файда китерүче санала», – ди. Ягъни «укыйм, белемем белән кешеләргә файда китерәм» дип, ният кылсагыз, сезнең укуыгыз гыйбадәт кебек кабул ителәчәк. Галимнәребез: «Әгәр дә кеше баласына Коръән белеме бирсә, Коръәнне өйрәтсә, бала үзе башка гыйлемнәргә тартылачак», – диләр. Бу дөньядагы барлык китаплар да, бар тик бер китапны, ягъни Коръәнне яңшырак аңлар өчен укыла. Аллаһы Тәгалә барыбыздан да разый булсын: зиһен, тел ачкычы, акыл бирсен», – дип, теләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Балаларга рюзакларны һәм кирәк-яраклар җыелган пакетларны Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе тапшырды.

«Бер балам авырый, мәктәп әйберләре безгә бик кирәк. «Зәкят» хәйрия фонды ризык, кирәк-ярак белән ярдәм итә, дәресләр үткәрәләр, төрле чараларга чакыралар», – диде «Татар-информ» журналистына Казанда яшәүче Ралия ханым Фәезова. Ул шулай ук авыр чакта ярдәм итүләре, гел булышып торулары өчен рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100