Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зәкят» фонды мобилизацияләнгән якташларга хәләл азык җибәрү өчен 1,3 млн сум җыйган
Акча җыю дәвам итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мобилизацияләнгән татарстанлыларга хәләл ризык җибәрү өчен 1,3 млн сум җыйган.
«Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң бер атна эчендә нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондына 1,3 млн сум акча килде. Акча җыю дәвам итә», - дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Матди ярдәм җыю акциясенә «Приют человека», Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «С верой в будущее» хәйрия фондлары кушылган.
«Акция кысаларында беренче чиратта хәләл азык-төлек - тушенка, казылык, армия өчен коры паеклар - сатып алынып җибәреләчәк. Шулай ук термокием, йон оекбашлар, аптечка, перчаткалар да җибәреләчәк. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала», - дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.
- Акча җыю өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз