news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» фонды күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны катамаранда йөздерде

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында табигать кочагында ял итү чарасы оештырды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 13 бала фонд хезмәткәрләре белән бергәлектә, Кабан күлендә катамаранда йөзәргә чыкты. Оештыручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып узды, һәр кешегә жилетлар кидерде, аннары күл буйлап сәяхәт ясалды.

Соңыннан балалар өйлә намазы укыды, төшке аш ашады, Кызыл Армия тарихы турында Бөек Ватан сугышы (1941-1945нче еллар) музей-мемориалы җитәкчесе Александр Александров уздырган дәресне тыңлады.

Исегезгә төшерәбез, «Зәкят» фондында рухи-сәламәтләндерү курслары 1-11нче август көннәрендә уза. Ул быел икенче тапкыр оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot