news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» фонды «кояшлы» балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия ифтары үткәрде

«Зәкят» фонды «кояшлы» балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия ифтары үткәрде
Фото: https://dumrt.ru

21 мартта Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Бөтендөнья Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган хәйрия чарасы үткәрде. Бу уңайдан 50 кеше – Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр һәм әти-әниләр «Ханума» кафесына җыелды – биредә фонд тарафыннан ифтар оештырылды.

Кичәне «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме әгъзасы Эльвира Вәлиева алып барды. Программаны «Зәкят» фонды тәрбиясендә булган Диләрә Хөснуллина Коръән сүрәләре укып дәвам итте. Аннары Эльмира Муфаздалова иҗади мастер-класс үткәрде. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә барышында Алсу Җаббарова Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, Аллаһы Тәгаләгә сөенечле вакытларда һәм сынаулар килгәндә сыенырга кирәклек турында аңлатып үтте. Әлеге чара «Зәкят» хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

«Зәкят» хәйрия фонды әлеге чараны үткәрүдә үз өлешен керткән һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Игелекле эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен! диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot