news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» фонды Газа секторында яшәүчеләргә тәгаенләнгән проектның үтәлүе турында сөйләде

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды махсус проект гамәлгә ашыра, аның максаты - Газа секторында яшәүчеләргә корбан ите китерү. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның беренче этаплары үтәлгән инде. Корбанны Һиндстанда чалганнар, чөнки анда үтемле бәягә мал-туар һәм шәригать нормаларына туры килә торган терлек сую бинасы бар. Суйганнан соң ит саклау һәм озак вакытлы ярдәм күрсәтү өчен консервлана.

Итне Мисырдагы складка китерәчәкләр, ул Газа секторына иң якын нокта булып тора. Чик ябык булуга һәм расписаниедән тыш ачылуга да карамастан, фонд хезмәткәрләре продукцияне тапшыру өчен уңайлы вакыт көтә. Чикләр ачылгач, ярдәм мохтаҗлыкта яшәгән Палестина халкына барып җитәчәк.

«Зәкят» фонды бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә. Бер үк вакытта, фонд хәйрия акциясе кысаларында Ливандагы качакларга, Ямән һәм Африка илләрендәге мохтаҗларга да ит тапшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot