news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды Донецк һәм Луганскидан килүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан Казанга килүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Кичә 66 балага букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Аларның 26 сы - башлангыч сыйныф укучысы, ә 40 ы - өлкән сыйныф укучысы.

Билгеле булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан килүчеләргә 2022 елның апреленнән бирле гуманитар ярдәм күрсәтә. Агымдагы елның яз башында 462 кешегә кирәк-яраклар, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе тапшырылды. Нәзарәтнең «Зәкят» фонды алга таба да Донбасстан килүчеләргә ярдәм итәргә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100