news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды директоры: Рамазанның беренче яртысында 3 млн сумлык ярдәм күрсәтелде

«Зәкят» фонды директоры: Рамазанның беренче яртысында 3 млн сумлык ярдәм күрсәтелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов фондның Рамазан аеның беренче яртысында мохтаҗларга 3 млн сумлык күләмдә ярдәм күрсәтүен хәбәр итте.

«Рамазан аеның беренче яртысында Раббыбызның киң рәхмәте һәм хәйриячеләребез ярдәме белән 30 мохтаҗ кешегә гомуми күләмдә 3 млн сумлык ярдәм күрсәтә алдык. Халкыбызның Рамазан аеның соңгы 10 көнендә нык активлашуын истә тотып, бу Рамазан аенда 80 кешегә 5 млнлык ярдәм күрсәтү максатына ирешербез дип өметләнәбез», – дип билгеләде ул.

  • Бүген шулай ук Казанда 30нчы номерлы маршрут иртәнге 6:00дән кичке 18:00гә кадәр бушлай йөри. «Зәкят» фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын үз өстенә алган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100