Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» фонды аз керемле гаиләләрдәге укучыларга һәм ятимнәргә ноутбуклар бүләк итте
Бүген, 30 май, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урта һәм өлкән сыйныф укучыларына 10 ноутбук бүләк итте. Алар барысы да – күпбалалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән, ятимнәр дә бар. Ноутбукларда өстәмә рәвештә мәктәптә белем алу өчен кирәкле программалар да урнаштырдылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция Корбан бәйрәменә, шулай ук 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
«Хәзер изге Зөлхиҗҗә ае бара, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен, бу айның беренче көннәрендә күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышырга, күбрәк дога кылырга кирәк. Бер атнадан, киләсе җомга көнендә, без исламдагы зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Корбан бәйрәме һәм Халыкара балаларны яклау хөрмәтенә без сезгә ноутбуклар бүләк итәргә булдык», – диде фондның генераль директоры Булат Мәрданов, .
3 июньдә Фондта Балаларны яклау көненә багышланган тагын бер хәйрия акциясе көтелә. Ул күпбалалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз