Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Законны белеп тә, аны санга сукмыйча, елгалар янында йорт салучылар бар – И.Гыйльметдинов
“Хәзер сулык янында биек киртә белән уратып алган патшалык ясап яшәргә телиләр”, - ди прокурор.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов фикеренчә, су буйларында йорт салып, законны санга сукмыйча эш итүчеләр бар. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдерде.
“Кеше мунчасыннан ук суга сикереп булсын өчен, йортын суга терәп сала. Дөресен әйткәндә, күбесе белеп эшли. Элек халык, киресенчә, су басудан куркып, судан ерак урнашырга тырышкан. Элекке йортларны карасак, су янындагылар бик аз. Хәзер сулык янында биек киртә белән уратып алган патшалык ясап яшәргә телиләр. Шуны әйтәсе килә: безнең эш нәтиҗәсендә хәзер кеше аңлый башлады. Элегрәк җәза бирергә, судка барырга туры килә иде. Хәзер тикшерү барышында ук законсыз корылма хуҗалары су кырыйларын бушаталар. Быел үзебезнең алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Урындагы түрәләр дә, җир биргәндә, төзергә ярыймы-юкмы икәнлеген алдан уйлап, зоналарны башта игътибар белән карый”, - дип белдерде прокурор. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, халыкка аңлату җитмәү, кайберәүләрнең белеп тә бетермәве бар.
Илсур Гыйльметдинов законсыз корылмаларның аеруча зур шәһәрләрдән ерак булмаган елга буйларында күп булуын әйтте. “Мишә буенда берничә авылда тоташ коймалар белән тотылган урыннар бар иде. 2013 елда рейд нәтиҗәсендә эш башланды. Су саклау зоналарын Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кадастрга куйды. Аннары шул коймаларны сүтү буенча эшне алып бару мөмкинлеге туды. Чөнки судта картографик кәгазьләр буенча корылма су саклау зонасында урнашканын дәлилләп була башлады. Шуннан соң, 2014, 2015, 2016 елда бу эшне дәвам итеп, шул нәтиҗәләргә ирештек. Хәзерге вакытта Мишә елгасы буенча судка 40 лап гариза язылган, йөзләгән административ материал бар”, - диде ул.
Прокурор әйтүенчә, сулыкларга төшү юлын чикләү очракларын ачыклауда халык та актив рәвештә булыша. “Бөтен сулыкларны җәяү йөреп чыгып булмый бит, шуңа күрә халык та ярдәмгә килә”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз