news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Законнарга кул куелды

Законнарга кул куелды

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» республика Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Законына кул куйды.

Кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең финанслар күләме 2 тапкыр артачак (1500 федераль минималь хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 3000гә кадәр), яшь гаиләләрнең өлешле төзелештә катнашу рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot